«Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең алу туры Мәләкәстә һәм Казанда узачак
Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел ундүртенче тапкыр уздырылачак.
«Туым Жондозы» конкурс-фестивале керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру, толлерантлыкны ныгыту максатыннан үткәрелә. Фестиваль 3 яшь категориясендә уздырыла: 7 яшьтән 11 яшькәчә - балалар группасы; 12 яшьтән 17 яшькәчә - яшүсмерләр группасы; 18 яшьтән 35 яшькәчә - яшьләр группасы.
Беренче зона ярышы 26 ноябрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылында узачак. Монда Азнакай, Алабуга, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Түбән Кама,Тукай, Чистай, Яр Чаллы һәм Яңа Чишмә районнары көч сынашачак.
Икенче зоны – 28 ноябрьдә Казанда. Әлеге зона этабында Алексеевск, Арча, Әтнә, Казан, Балтач, Яшел Үзән, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары катнашачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- «Халык вокалы» (соло);
- «Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
- «Фольклор-этнографик ансамбль»;
- «Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль»;
- «Этник вокаль-инструменталь башкару».
Фото: Туганайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев