Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым Жондозы-2026» фестиваленең Гран-при җиңүчеләре билгеле булды

Бүген, Казанның «Созвездие - Йолдызлык» театрында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты булды.

Конкурста Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге кызлар, егетләр катнашты. Гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20 гә якын финалистны сайлап алдылар.

Финалистлар «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

Керәшен җыруларын башкаручы солистлар арасында Гран-при бүләгенә Яр Чаллыдан Аделя Ишалина ия булды, ә фольклор коллективлар арасында Түбән Камадан «Җиз кыңгырау» ансамбле лаек дип табылды. Иң яхшы солистка –  50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев