«Тур для СВОих» проектында катнашучылар «Бәрмәнчек» җырларын яратты
29 август-1 сентябрь көннәрендә безнең Татарстан, Бөтенроссия «Тур для СВОих» махсус социаль проектын тормышка ашыруда катнашты. Ул көннәрдә республикабыз махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен үзенә җыйды.
Ярославль, Ульяновск, Липецк, Мәскәү, Самара өлкәләреннән, Башкортстаннан һәм үзебезнең республикадан җыелган 75 хәрби хезмәткәр Татарстанның бай культурасы белән танышты. Бәйрәмнәрдә катнашып, тарихи урыннарны күреп, үзләренә көч җыеп, бар дөньяларын онытып ял иттеләр.
Аларның туристлык маршруты Казан шәһәренең, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарының истәлекле урыннарын үз эченә алды. «Тур для СВОих»та катнашучылар Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен күрделәр, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән дә очраштылар.
29 август көнне алар туристларның Казандагы иң яраткан урыннарыннан берсе булган Иске Татар бистәсенә килделәр. Бөтенроссия «Тур для СВОих» социаль туристлык маршутындагы хәрбиләр каршында «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнең директор вазифаларын башкаручы Юлия Дувалова әйтүенчә, махсус хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүче ир-егетләр «Бәрмәнчек» башкарган җыруларны яратып тыңлаганнар, рәхмәт белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев