9 октябрь көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни конкурсының сайлап алу этабы узды.
«Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турына Казаннан, Биектау, Яшел Үззән, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан 100 дән артык иҗат коллективы җыелган.
2012 елда оештырылган фестивальнең максаты – Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм бер-берсен рухи яктан баету. Фестивальдә мәктәпләр, махсус урта уку йортлары, югары уку йортлары, балалар сәнгать мәктәпләре, музыка мәктәпләре, колледжлар һәм мәдәният үзәкләре, шулай ук өстәмә белем бирү оешмалары катнаша.
Сайлап алу турлары инде Нурлат, Арча һәм Буа зоналарында узган. Алда – Лениногорск, Сарман һәм Менделеевск зоналар көтелә. Зона этаплары кысаларында жюри иң яхшы коллективларны ачыклый. Фестиваль сәхнәсенә 7 яшьлек балалардан алып, 80 яшьтән өлкәнрәк артистлар да чыга.
Казанда узган зона этабында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбль дә бар иде. Җитәкчесе – Алина Ахметшина.
Барлык сайлап алу турлары йомгаклары буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар 3 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Гала-концертта чыгыш ясаячак. Жюри членнары арасында карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова да бар иде.
«Безнең бурыч – һәр милләтне, аның культурасын күрсәтү», — дип сөйләде ул.
Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән, социаль челтәрдән
Нет комментариев