Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Тукай районыннан волонтер Эльвира Нафиковага медаль тапшырылган

Эльвира Нафикова Круглое Поле бистәсендә яши. Ул Яр Чаллы һәм Тукай районының «Барысы да безнекеләр өчен» инициатив төркеменең волонтеры.

Бу көннәрдә генә Эльвира Нафиковага Хәрби-төзелеш комплексы ветераннар советы рәисе, армия генералы А.В. Гребенюк имзасы белән, иҗтимагый бүләк – «Инженер гаскәрләре маршалы А.В. Геловани» медале тапшырылган.

«Без махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм госпитальләргә ярдәм итү белән шөгыльләнәбез. Шулай ук Донецк шәһәре балалар йортына да ярдәм күрсәтәбез. Төркемебез оешканнан бирле, без 15 тапкыр Донбасска барып кайттык, 200 тоннадан артык гуманитар йөк илттек. Эштә минем нәрсә белән шөгыльләнүемне һәркем белә, график инде җайга салынган. Мин волонтерлык белән шөгыльләнү өчен көннәрне алдан планлаштырам. Һәм эш урыным да кабул итү пункты кебек, һәрвакыт кемдер нәрсәдер китерә яки алып китә. Минем эшемне хуплаган җитәкчелегемә рәхмәт», – ди Эльвира.

Эльвира Нафикова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев