«Туганнарның сагынган чагы»: Сәвәләйдә хәйрия концерты узды
15 февраль көнне Сәвәләй авылында «Җиләк» халык керәшен фольклор ансамбле халык өчен «Туганнарның Сагынган чагы» этник концерт программасын оештырды.
Концертта авыл халкы һәм кунаклар өчен төрле жанрдагы номерлар тәкъдим ителде. Алар арасында «Чөгендер басуы», «Капка төбе», «Рәт утыру» йолаларының күренешләре буыннан-буынга сакланып килгән мирасыбызны яктыртты, шулай ук, Людмила Казакованың юмористик хикәяләре халыкның күңелен күтәрде.
«Зәйдән килгән «Җиләк» ансамбле җырулары белән тамашачыларны сөендерде. Концертта Марс Гуреев, Роза Зотова, Роза Кузьмина, Людмила Мингалиева һәм Әхмәтшин Радик кебек талантлы карендәшләрнең чыгышлары да булды. Аларның һәрберсе үзенең иҗаты белән тамашачыларны әсир итте.
Әлеге хәйрия концертының әһәмияте аеруча зур иде, чөнки концерттан кергән барлык акчалар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен дарулар һәм шәхси гигиена предметларын алу өчен кулланылачак», – дип сөйләде Сәвәләй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Халыкның бердәмлеген арттыру һәм мәдәни традицияләрне саклау максатыннан оештырылган бу чара, әлбәттә, бик кирәкле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев