«Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губина Сочида Бөтенроссия журналистлар форумында катнаша
15-21 сентябрьдә Сочида Бөтенроссия XXIX «Вся Россия-2025» форумы уза. Хәзерге журналистикага багышланган ул форумда Россиянең барлык төбәкләреннән массакүләм мәгълүмат хезмәткәрләре катнаша.
29нчы мәртәбә уздырыла торган бу форумда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге делегация дә бар. Шул исәптән, безнең «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина да бар.
Безнең «Татмедиа» әзерләгән күргәзмәне караучылар арасында Россия журналистлар союзы председателе Владимир Соловьев та булган. Аны Шамил Мөхәммәтович милли татар ризыгы булган чәкчәк һәм тәмле чәй белән сыйлаган. Сүз уңаеннан, безнекеләр нейросеть, вертикаль видео төшерү буенча мастер-класс та әзерләгәннәр.


Форумны ачу тантанасында Владимир Соловьев журналистларга илебез президенты Владимир Путинның котлавын җиткергән. Президентның котлау телеграммасында «Сезнең форум хәзерге журналистика үсеш тенденцияләре турында фикер алышу, алдынгы тәҗрибәләрне уртаклашу, идеяләрне җиткерү белән бергә, эшлекле һәм шәхси элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә», — дигән сүзләр бар.

Шулай ук, Владимир Путин җәмәгатчелек фикерен формалаштыруда рухи-әхләкый кыйммәтләрне саклауда массакүләм информация чараларының зур урын алып торуын билгеләп үткән.
Форумда катнашучыларга Федерация советы председателе Валентина Матвеенко да үзенең котлавын юллаган.
Тантана барышында журналистлар космостан Россия космонавтлары Сергей Рыжиков, Алексей Зубрицкий һәм Олег Платонов та котлавын да ишеткәннәр.
Форум ачу тантанасында җырчыларның һәм танылган ансамбльләрнең концерты да булган.
Бер атна дәвам итәчәк формуда журналистлар өчен танылган публицистларның мастер-класслары, «түгәрәк өстәл»ләр, файдалы очрашулар, кызыклы күргәзмәләр көтә. Яңа медиа проектларны да тәкъдим итү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев