«Туганайлар» редакциясе журналистлар Сабантуенда катнашты
Байлар Сабасында уздырылган журналистлар Сабантуена “ТАТМЕДИА” карамагындагы барлык массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре җыелды.
Җәмгыятьтәге һәр вакыйганы яктыртып баручы журналистлар да бәйрәм итә белә. Байлар Сабасында булган өченче Медиа-Сабантуй шуны раслады. Халкыбызның бу милли бәйрәме традицияләре тулысынча сакланды. Журналистларны республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады. Һәр Сабантуйдагыча, бер төркем журналистка бүләкләр тапшырылды. Алар арасында безнең «Туганайлар» хезмәткәрләре дә бар иде. Редактор Фирая Моратовага — Татарстан дәүләт советының Рәхмәт хаты, сайт редакторы Алина Кондратьевага «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Грамотасы тапшырылды.

Алина һәм аның белән бергә, редакциябезнең СММ-белгече Алиса Әхмәтшина Медиа-Сабантуйдагы кызыклы уеннарда катнашып, бер кочак бүләк алдылар. Күкәй салынган аш калагын авызга кабып узышу; бер капчыкка өчәүләп кереп, финишка кадәр сикереп бару; капчык белән сугышу, «чаңгы«да узышу, чиләк-көянтә күтәреп ярышу, таяк тартышу — безнекләр катнашкан уеннарны санап бетерерлек түгел.


Бүләкләргә килгәндә, Сабантуйның матур гадәте буенча, анысын бәйрәм башланганда, мәйдан буйлап бизәкле арба тартып, җырлый-җырлый җыйдылар. Сабантуй колгасының иң очына «Сөембикә» журналы редакторы Лариса Маликова милли бизәкле яулык бәйләде. Һәр филиал үз бүләген әзерләгән иде.
Хаклы рәвештә республикабызның Швецариясе дип атарга лаеклы кунакчыл Саба районында уздырылган Медиа-Сабантуй, үз чыгышында Шамил Садыйков әйтеп үткәнчә, «зур көч һәм куәт» булган 600дән артык журналистны, хезмәткәрне бергә җыеп, ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев