«Туганайлар» редакциясе Ташкирмән авылында
«Туганайлар» газетасы редакциясе журналистлары Фрида Вәлитова, Алина Кондратьева һәм SMM белгеч Алиса Ахметшина Лаеш районының Ташкирмән авылында булып кайтты.
Лаеш районы табигатьнең гүзәл бер почмагында, Куйбышев сусаклагычы яры буенда урнашкан. Керәшеннәр төпләнеп яшәүче ике авыл — Ташкирмән һәм Олы Мирәтәк авылы бар. Казан арты керәшеннәре этнографик группасына карый.
Мишә елгасы ярында урнашкан Ташкирмән — Лаеш районындагы иң матур авылларның берседер. Бүген без, «Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре биредә кунакта. Безне авылның активистларыннан берсе, клуб җитәкчесе Валентина Казанбаева каршы алды. Ташкирмән мәктәбе укытучысы Ирина Киселева белән Валентина Владимировна авыл халкы, аларның көнкүреше белән таныштырдылар.

Ташкирмән Макаровка авыл җирлегенә керә. Авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачов сөйләвенчә, биредә барлыгы 500 ләп керәшеннәр яши. Халыкның күпчелеге игенчелек, бакчачылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Авылда чиркәү, мәктәп, фельдшер-акушерлыкпункты бар.
Элек авылның «Сүрәкә» керәшен ансамбле булган. Берничә ел элек, ансамбль таралган. Яшьләр йөрми, өлкәннәр олыгайган. Ә менә балалар «Көмеш» ансамбле мәктәпнең дә, авылның да йөзек кашы.
Кыскасы, озакламый Ташкирмән авылы турында безнең газетабыз битләреннән укырсыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев