«Туганайлар» газетасына Рәхмәт хаты тапшырылды
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин «Туганайлар» газетасын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Теләче районының Субаш авылында узган Тройсында бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында «Туганайлар» газетасы да бар иде. Безгә, Теләче муницапаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Теләче муниципаль район Советы Башкарма комитеты исеменнән бай мәдәниятле керәшен кардәшләребезнең фольклорын, дини бәйрәмнәрен, гореф гадәтләрен саклау, яңарту hәм аларны яшь буынга җиткерү юнәлешендә башкарган хезмәтегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Төрле милләт hәм төрле диндәге халыкларның үзара аңлашып,бер-берсенең гореф гадәтләрен, дини йолаларын, мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итеп яшәве – Республикабызның, шул исәптән районыбызның да төп казанышларыннан берсе.
Кылган матур гамәлләрегез белан республикабыз иҗтимагый тормышында якты үрнәк булып торасыз.
Сезгә исәнлек-саулык, халыкка игелекле гамәлләрегездә, иҗатыгызда зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим», дип язылган Рәхмәт хатында.
Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев