«Туган җирләре турында искә төшерер»: Кәвәл авылы волонтерлары хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерли
Питрәч районында яшәүчеләр арасында игелекле эшкә кушылучылар арта. Кәвәл авылы волонтерлары хуш исле чәйләр әзерли һәм маскировка челтәрләре үрәләр.
Кәвәлдә фронттагыларны кайгырту өчен берләшү — бүген инде берничә ел дәвам иткән матур гадәт. Монда волонтерлык хәрәкәтен СВОда катнашучының әнисе Зоя Шипшова җитәкли. Аның улы Владислав беренчеләрдән булып мобилизацияләнде. Зоя Федоровна шул вакыттан ук гади авыл халкының сугышчыларга ничек ярдәм итә алуы турында уйлана башлый. Бүген аның янына ярдәмчел, киң күңелле хатын-кызлар командасы тупланган.
Җәен алар болыннарга, урманнарга һәм кырларга чыгып, файдалы үләннәр — мәтрүшкә, бөтнек, иван-чәй җыйган. Аларның барысын да яхшылап киптергәннәр. Хәзер алар янына үз бакчаларында үстерелгән лимонник, мелиса, бөтнек кебек хуш исле үләннәрне дә өстәп, тәмле чәйләр әзерлиләр. Гадәти булмаган ингредиентлар да кулланалар: мәсәлән, киптерелгән кишер, ул чәйгә үзгә бер тәм бирә һәм витаминнар өсти.
Күптән түгел чәйләрне салу өчен махсус пакетиклар сатып алганнар, хәзер хуш исле катнашмаларны шунда тутыралар, бу сугышчыларга кыр шартларында уңайлы булачак.
«Монда искиткеч хуш ис бөркелеп тора. Бу исләр дә егетләрнең күңелен күтәреп җибәрер, дип уйлыйм. Аларга туган җирләре турында искә төшерер, безнең аларны онытмавыбыз, ара ерак булса да, алар белән булуыбыз турында сөйләр», – дип сөйли Зоя Шипшова.
Ярдәм үләннәр белән генә чикләнми. Авыл хатын-кызлары көн саен маскировка челтәрләре ясарга җыела. Моны бөтен күңелләрен биреп эшлиләр.
«Минем улымның дуслары күп. Ярдәм җыю игълан иткәндә алар беркайчан да читтә калмыйлар. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре: гаилә, балалар, ипотека, ремонт, төзелеш... Беркемнең дә артык акчасы да, вакыты да юк. Шуңа да карамастан, авылдашлар ярдәм итәргә тырыша. Аларга зур рәхмәт», – дип сөйли СВОда катнашучының әнисе.
Питрәч информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев