Түбән Үрәстә еллык эшкә нәтиҗә ясадылар
Кукмара районының Түбән Үрәс авыл җирлегендә еллык эшкә йомгак ясау буенча очет-хисап җыелышы үткәрелде
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нияз Ризванов җитәкчелегендәге төркем катнашты. Җыелышта халыкны ел буена авылда башкарылган эшләр белән таныштырдылар.
«Җирлек башлыгы үз чыгышында җирлектә башкарылган эшләрне һәм алга куелган бурычларны ассызыклады. Шулай ук, «Агрохимсервис»ның генераль директоры В.Тимофеев хуҗалыктагы эшләргә тукталып үтте. Урман хуҗалыгы һәм полиция хезмәткәрләре чыгышн да тыңладык. Халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде, шул исәптән юлларны карау мәсьәләсе дә күтәрелде. Киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде», – дип хәбәр итте Любовь Павлова.
Халык ел дәвамында авылны төзекләндерү, яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыру һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү юнәлешендәге эшләрне уңай бәяләде. Шулай ук, киләчәккә планнар, яңа проектлар һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре каралды.
Җыелыш ахырында авыл кешеләре үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бу очрашу Түбән Үрәстә җирлегенең киләчәге турында бергәләп фикер алышу, уртак эшчәнлекне ныгыту өчен мөһим булды. Җыелышның иң матур өлеше – хезмәт алдынгыларын район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләү.

Л. Павлова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев