Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камадан Владислав Домолазов кушаматларының ничек килеп чыгу турында сөйли

Чыгышы белән Мамадыш районының Албай авылыннан булган Владислав Домолазов үзенең нәселе һәм кушаматы тарихы турында сөйләде.

Без гаиләдә өч малай үстек. Безнең папа Алексей Домолазов 1961 елда туган, Албай урта мәктәбендә 10нчы классны бетергәч, художник булып эшләгән, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, шофер.

Мама Елена Домолазова 1962 елда туган. Нәселе җырак бабай ягыннан «Гөрейләр» (Балык бистәсе районы Үри авылы), ә җырак әби ягыннан «Әлүкләр» (Мамадыш районы Зур Арташ авылы). Сатучы булып эшләде, хәзерге вакытта пенсиядә. Җырак әби Суслова Анастасия (1921-1998) авылда иң оста бәлеш пешерүче булган, туйларга бәлеш пешерергә чакыра торган булганнар. Ә җырак әбинең тутасы Дмитриева Акулина (1916-2005) авылда иң оста керәшен җыруларын җырлаган.

Бабай Домолазов Николай (1934-1967) бик көчле кеше булган, күрше-тирә авылларды көрәштә аңа тиңнәр булмаган, гомере буе авылда атлар караган. Әбием Домолазова Нини (1937-2005) «шыптырдыклар» нәселеннән. Авылда медпунктта эшләгән, аны күрше-тирә авылларда белмәгән кеше юктыр.

Дибәтейләр кушаматы каян калган дисезме? Бабайның бабасы бер көн бер кызны озата кайткан булган. Теге кыз аңа әйткән: «Мине инде сигез җегет озата кайтты, а ты уже девятый». Менә шуннан Дибәтейләр булып калганбыз.

Туганыбыз Домолазов Степан Васильевич (1885 — 1940) — гражданнар сугышы герое, бабайның атасының икенче буын браты булган дип әйтә торган иде Прасковья әби.

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев