Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камадан Ольга Афонова бәхетле балачагы истәлекләре белән уртаклашты

Җир йөзендә бер генә кешенең дә хәтер сандыгы буш түгелдер, чөнки безнең куаныч-шатлыкларыбыз да, борчуларыыз да барысыды шунда җыелып бара.

Бүген минем хәтер сандыгымның бәхетле балачагым, әти-әниле, әбиле чагын искә төшерәсем килә. Без гаиләдә өч кыз үстек. Әти-әниебез, әбиебез бик гадел, кешелекле, тырыш булдылар. Алар безгә бик яхшы тәрбия бирделәр. 

Өйдә әби булганлыктан, без бервакытта да бикле (йозак эленгән) өйгә кайтып кермәдек. Алай гына да түгел, өстәлдә һәрвакыт самовыр кайнап утырыр иде. Әниебез белән әбиебез ике көнгә бер пичтә ипи, берсеннән берсе тәмле камыр ашлары пешереп, безне сыйлап тордылар. Ул чактагы бәрәңге тәкәләренең, эремчек, бәрәңге пәрәмәчләренең, чуен бәлешенең тәме, әле бүгенгедәй исемдә.

Хәтер сандыгымның иң кадерле почмагында саклана торган хатирәләрнең бер өлеше, түтиләремнең, үземнең инде кияүгә чыгып, үзебез балалар тәрбияләгән чакка туры килә. Күмәк эшләргә, ял көннәренә без туган йортка, әти-әни янына барыбыз да гаиләләребез белән кайта идек. Көндез барлык эшләрне башкарып, кичке якта мунча кереп, кичке ашларны ашаганнан соң ир-атлар олы якка (залга) кереп китә, ә без хатын-кызлар бәләкәй якта (кухняда) кич утырырга калабыз. Әни ясаган иң тәмле сөтле чәйләрне эчеп, серләшеп, көлешеп ярты төн узып киткәне сизелми дә кала иде.

Эээх, сагынам да шул чакларны…

Бәхетле балачагым, шушы искиткеч рәхәт, истәлекле вакытлар өчен мин әбиемә, әти-әниемә, түтиләремә чиксез рәхмәтле. Алар белән янәшә булган, алар белән үткән һәр минут минем хәтер сандыгымның иң түрендә, иң кадерле почмагында сакланыр.

«Юк, сагынмам», – димә, сагынырсың!
Сагындыра бит ул үткәннәр.
Алар шулай сагындырыр өчен
Тиз-тиз генә үтеп киткәннәр.

Ольга Афонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев