Түбән Камадан Ирина Калмыкова балаларны керәшен культурасы белән таныштырды
Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе «Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы» дип исемләнгән проект кысаларында очрашулар үткәрә. Күптән түгел алар керәшен йолалары белән танышты.
Быелгы чаралар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Төп максаты — күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасы белән таныштыру. Май аенда үткәрелгән чара керәшенннәрнең үзенчәлекле йола-гадәтләренә юнәлдерелгән булган.
«Чарада китап күргәзмәсе әзерләнде, анда керәшеннәрнең тормышын, мәдәниятен һәм матурлыгын чагылдырган китаплар, милли киемнәр һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Балалар керәшеннәрнең тарихы, «Олы көн», «Тручин», «Питрау» кебек традицион бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары белән таныштылар. Алар керәшен телендә хикәяләр тыңладылар, атна көннәрен өйрәнделәр һәм берничә бию хәрәкәтен үзләштерделәр. Мастер-класста балалар чәч үрергә, хуш исле шифалы үләннәр салырга төенчекләр ясарга өйрәнделәр. Шулай ук алар «Алатырь», «кояш»-тормыш һәм гармония тамгасы, «Күк үрмәкүч» — туган җир, буыннар бәйләнеше тамгасы кебек традицион керәшен бизәкләре белән бизәлгән, бәхетсезлектән саклаучы курчаклар ясадылар. Мондый очрашулар яшь буынның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, ә башка халыкларның мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләүгә һәм халкыбыз бердәмлеген ныгытуга да зур өлеш кертә», – дип язды Түбән Камадан Ирина Калмыкова.

Фотолар Ирина Калмыковадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев