Түбән Камадагы карендәшләребез төбәкара Стахеев фестивалендә катнашты
Түбән Кама янәшәсендәге Красный Ключ поселогында төбәкара VIII Стахеев фестивале узды. «Верую» дип аталган ачык фестивальдә Түбән Кама җирле керәшен оешмасы (җит.-Тамара Баһаветдинова) катнашты.
Фестивальдә Түбән Каманың «Баш чишмә» керәшен фольклор ансамбле (җит.-Ольга Вәлиуллина) дини җырлар башкарды. Керәшеннәр җорты урнашкан палаткага керүчеләр халкыбызның элгәреге көнкүрешен, йорт бизәлешен күрделәр. Биредә керәшеннәр кунакчыллыгын, һәр сугылган бистәрләргә, чигүле чаршауларга салынган күңел яктысын тойдылар. Биредә һәр кеше үзен кадерле кунактай хис итте.
Керәшен йортына, Түбән Кама район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев озатуында, фестивальнең олы кунаклары — Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий кереп, халкыбызның кунакчыллыгын күреп чыктылар. Керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыльметдинова һәм башкалар кунакларны керәшеннәрнең рухи тормышы белән таныштырдылар. Храмнарны, чишмәләрне торгызучы меценатлар турында сөйләделәр. Кунаклар хөрмәтенә, «Баш чишмә» ансамбле солисты Галина Петровна үзенең оныгы Кирилл белән бергәләп, «Отче наш»ны чиркәү-керәшен телендә башкардылар.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, православие культурасын саклауга һәм үстерүгә үзәләреннән зур өлеш керткән меценатларга — «алтын баганаларыбыз» Геннадий Муллин белән Валерий Ивановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Керәшеннәрнең культура өлкәсендәге эшчәнлеге һәм православие динен үстерүдәге тырышлыклары төрле халыклар һәм конфессияләр арасында үзара татулыкны ныгытуда мөһим адым булып тора. Бу борынгылардан килгән традицияләрне, культураны, динне саклауда һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия.
Фото: Динара Фатхуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев