Бу комплексның 82 метр биеклектәге төп технологик колоннасы урнаштырылган.
Түбән Камада химия белән бәйле компаниянең яңа комплексы бер елга 350 мең тонна этилбензол, 400 мең тонна стирол, 250 мең тонна полистирол җитештерү куәтенә ия булачак.
Бу комплекс Россия базарын үз илебездә җитештерелгән полистирол һәм АБС-пластик белән тәэмин итәчәк. Ә анысы төзелеш, медицина, көнкүреш техникасы җитештерүдә кулланылачак. Аерым алганда, полистиролдан йортларда җылылык саклагыч, тавыш йоткыч компонентлар әзерләнеләчәк. Теплица, шприц, бер мәртәбә куллана торган савыт-саба, уенчык һәм башкаларны ясауда да файдаланылачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев