Түбән Камада «Халыклар дуслыгы – һәр чорда да» фестивале булды
Халыклар дуслыгы йортында керәшен, татар, рус, чуваш, башкорт, мари, украин, таҗик милли-мәдәни оешмалары катнашында бәйрәм концерты узды.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестивальнең тантаналы өлешендә Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина чыгыш ясады. Тамашачыларны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлап, район башлыгы Радмир Беляевның тәбрикләвен җиткерде. Түбән Каманың илледән артык милләт өчен уртак дуслык йорты булуын әйтеп, киләчәктә дә татулыкны саклап, дус яшәүнең мөһимлеген искәртте. Ә моның өчен шәһәрдәге барлык милләтләргә дә үз мәдәниятләрен, йола-гадәтләрен саклау, үстерү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Мэр урынбасары милли-мәдәни оешмалар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм милли культураларын халыкка танытуда зур көч куючы активистларны халык каршына чакырып, бүләкләр тапшырды.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең идарә членнарын да зурладылар: яшьләр бүлеге җитәкчесе Владислав Домолазов –Түбән Кама муниципаль районы башлыгының, ә «Баш чишмә» ансамбле солисты Надежда Кузьмина Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.

.jpeg)
Керәшен яшьләренең «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбле җырчылары Земфира Вәлиуллина белән Валерия Васильевага Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хаты бирелде. «Җиз кыңгырау» солистлары бу олы бүләккә керәшен культурасын һәм традицияне саклаудагы актив эшчәнлекләре өчен ия булдылар.
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең (җит. — Ольга Вәлиуллина) «Әйдәгез, туганнар» җыруы фестиваль сәхнәсендәге барлык чыгышлардан да матуррагы булгандыр, мөгаен. Бу кичне халык «Сүрәкә»нең яңа клибы премьерасын күрде. Әле беренче мәртәбә генә башкарылган җыруны тамашачы яратып тыңлады, алкышларга күмде.
.jpeg)
3 ноябрьдәге «Халыклар дуслыгы — һәр чорда да» фестивале икенче елга кадәр күңелләрдә якты бер истәлек булып сакланыр. Сәхнәдәге җыр-биюләр генә түгел, милли киемнәр күргәзмәсе дә, кул осталары ясаган әйберләрдән торган күргәзмә дә сокланып карап туйгысыз иде.
Түбән Камада яшәүче халыкларның бай мәдәнияте чагылышы булган фестиваль гомерле булсын һәм төрле милләтләрнең уртак бәйрәме буларак, матур бер традициягә әйләнсен.
Алиса Ахметшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев