Түбән Камада «Сүрәкә» ансамбле солистлары белән очрашу булды
Очрашуга «Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте» студентлары, шәһәрнең 6нчы мәктәп укучылары, китап сөюче укучылар килгән.
Әлеге очрашу Түбән Каманың 2нче санлы шәһәр китапханәсендә булган. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаенна Ватанны саклаучы, яклаучы батырлар турында сөйләштеләр, дип хәбәр итте шәһәр китапханәсе.
«Сүрәкә» ансамбле солисты Лена Александровнаның бүген хәрби операциядә Ватанны саклаучы улының кайтуын сагынып көтүе үзе бер батырлык Ул — сабырлыкның, ныклыкның һәм чиксез мәхәббәтнең символы. Галина Еремеева олы йөрәк иясе, ул Луганскидагы госпитальдә яраланган хәрбиләргә ярдәм кулы суза. Аның әлеге изге эше — кешелеклелекнең, шәфкатьлелекнең иң югары ноктасы. Ул, үзенең җылы сүзе, назлы карашы белән, яралы йөрәкләргә дәва бирә. Бу ике изге җанлы апалар безнең заманның чын батырлары. Аларның гаиләләренә, Ватанга булган мәхәббәтләре, сабырлыклары һәм ныклыклары безгә үрнәк булып тора.

Эльмира Гыйльметдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев