Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камада бакча балалары өчен фолкдәрес узды

Түбән Каманың 8нче «Тургай» балалар бакчасында Май чабу бәйрәменә багышланган фолкдәрес булды.

Май чабуга багышланган бу фолкдәресне җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова алып барды. Аңа балаларның тәрбияче апалары Регина Шәмсиева ярдәм итте.

«Балаларны Май чабу атнасы, аның ничек утүе белән таныштырдык. Май чабуда пешерелә торган тәбикмәк камырын балалар белән бергәләп ясап, һәм пешереп тә карадык. Керәшеннәрдә Май чабу атнасында уйнала торган уеннарны да искә төшердек. Ул уеннарны балалар белән бергәләп уйнап та карадык. Бәйрәмгә керәшеннәрнең ничек киенүләре турында да суйләдек. Балаларга керәшен милли бизәнү әйбере булган тамаксаны да күрсәттек. Соңыннан, Май чабу бәйрәмендәгечә, балалр белән бергәләп  тәмле тәбикмәкләр һәм чәй белән сыйландык, – дип хәбәр итте Эльмира Гыйльметдинова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев