Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшен оешмасының идарә члены Геннадий Муллин — заманадан бер адым алдарак баручы эшлекле җитәкче

«Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе» генераль директоры Геннадий Николаевич МУЛЛИНга – 65 яшь!

Түбән Кама ягындагы Келәтленең данлыклы Муллиннар ыруы дәвамчысы, шул авылдан аерылып чыккан Ключ Труда поселогы егете ул. Үткән гасыр азагында тирә-як халкын үзенә җыя башлаган Келәтле Питрауларын дистәләрчә еллар яшәтүчеләр — бертуган Муллиннар. Бу төбәктәге керәшеннәрнең гасырлар буе сакланып килгән олы мирасын барлау, бай фольклорын, йола-гадәтләрен, милли уеннарын, җыру-көйләрен башка халыкларга таныту ягыннан Келәтле Питрауларының әһәмияте зур булды һәм шулай булып кала да. Төрле милләтләрне үзенә кунакка җыйган Питрау бәйрәме эстафетасын, өлкән дәдәйләреннән соң, Геннадий Николаевич үзе кабул итеп алып, бәйрәмне фестиваль югарылыгына күтәрде. Итәгендә Питрау бәйрәме үтә торган тау башында шаулап үсеп утырган 400 төп чыршы һәм башка агачларны да Геннадий Муллин утырттырды. Хәзер Келәтле Питрауларына район, республика гына түгел, Мәскәүдән дә хөрмәтле кунаклар килә. 

Геннадий Муллин — керәшен оешмасы, аның идарәсе эшендә минем дә ышанычлы таянычым, акыллы киңәшчем. Аның башлангычы белән, Келәтле чишмәсе дини-мәдәни комплекс итеп үзгәртеп корылды. Түбән Кама районының Балчыклы авылындагы һәм Алексеевск шәһәрендәге чиркәүләр төзелешенә, шулай ук, Чистай шәһәрендәге храмның иконстасын ясау өчен зур ярдәм күрсәтте ул. Келәтленең һәм Ключ Труданың Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр ир-егетләре истәлегенә заманча һәйкәл төзүдә дә башлап йөрде. Тулы бер мемориалны хәтерләткән һәйкәлдә яу кырында ятып калган һәм тыныч тормышта арабыздан киткән сугыш ветераннарыннан 130ының исем-фамилиясе уелган. 

Шушы көннәрдә генә Геннадий Николаевичка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде. Республика югарлыгында карендәшебезнең хезмәтләрен танулары, бәяләүләре — безнең өчен дә зур шатлык, горурлык. Геннадий Николаевич әле «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Халыкара «Меценаты Столетия» хәйрия фонды дипломы иясе, Россиянең һәм, шулай ук, Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, шәһәркүләм «Алтын йөрәкле кеше» конкурсы лауреаты да... 

Болар — булдыклы карендәшебезнең күп еллар дәвамындагы тырыш хезмәтен тану, бәяләү. 1989 елда бер кибет буларак кына үзе ачкан «Медтехника» җәмгыятенең 36 ел дәвамында алыштыргысыз җитәкчесе ул. «Медтехника» Кама аръягындагы 25ләп районның дәва-профилактика учреждениеләренә медицина җайланмалары кайтарту, медицина персоналын ул җайланмалардан дөрес файдаланырга өйрәтү, медицина җиһазларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Моның өчен, "Медтехника«ның Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай, Лениногрск һәм Әлмәт шәһәрләрендә сервис хезмәте базалары бар. «Медтехника» укыту-консультация үзәгендә ел саен йөзләрчә кеше тиешле белгечлеккә өйрәнә. Биш лабораторияне берләштергән сервис үзәге; үз автопарклары; теләсә кайсы төбәккә тиз арада барып, ремонт ясау өчен күчмә бригадалары бар. Түбән Кама халкына түләүле медицина ярдәм күрсәтә торган ике «Гармония» үзәге дә шушы «Медтехника» җәмгыяте көче белән төзелеп сафка бастырылды.

Шулар белән беррәттән, «Медтехника» авыр хәлдәге чирле балаларга, өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә адреслы финанс ярдәме дә күрсәтә.

Геннадий Муллинның һәркемгә үрнәк булырлык тагын бер ягы бар: аның эш кабинетында, түрдә үз ырулары агачы рәсеме эленеп тора. Анда 1725 елда туган Иваннан башлап, тугыз буын бабайлары күрсәтелгән. 

Хатыны, Балчыклы кызы Мария Михайловна белән алар балалары Екатерина һәм Неонилланың — кадерле әти-әнисе, дүрт оныкларының яраткан әби-бабае булып, тирә-яктагыларны сокландырып яшиләр. 

Геннадий Николаевичны юбилее уңаеннан Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте идарәсе, шәһәр һәм райондагы барлык карендәшләр исеменнән, чын йөрәктән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар, югары казанышлар, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар игелеге телим. Һәрвакыт бердәм булып, киләчәктә дә үз халкыбызга хезмәт итик!

Тамара БАҺАВЕТДИНОВА.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе. 235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев