Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе Тамара Баһаветдинова: «Людмила Белоусова — күгебездәге якты йолдыз»

Түбән Камадан Тамара Баһаветдинова Людмила Даниловнаны һәрчак кирәк булган һәм олы ихтирамга лаек кеше икәнен искәртеп узды.

Людмила Белоусованы беренче мәртәбә кайчан һәм кайда күрдем икән? Күпме уйласам да, һич тә очына чыга алмадым. Әйтерсең мин аны гомерем буе белгәнмен. Ә шулай да аның белән туганнарча, барысын да уртага салып, ачылып сөйләшү «Керәшен сүзе» газетасы редакторы Ананий Маловны (псевдонимы — Ямаш Игәнәй) мәңгегә җуйгач булды дип беләм. Узган гасырның рухи күтәрелеш еллары иде ул. Ут күршеләребез булган Чаллы шәһәре барлык карендәшләрнең күз карашы өмет белән төбәлгән рухи яңарыш үзәгенә әйләнгән заманнар. Чаллыда үзебезнең газетабыз чыга башлады. Чаллы шәһәренең С. Садыйкова исемендәге концерт залында — Нардуган, ә Җиңү паркында Питрау бәйрәмнәре гөрләде. Түбән Кама, Алабуга, Зәй һәм башка районнардан Чаллыга җыела идек. Үзара сөйләшеп, керәшен авыллары үрнәгендә, милли бәйрәмнәр оештыру башка шәһәрләргә дә йөкләнде. Безнең Түбән Кама өлешенә Олы көн бәйрәме туры килде. 

Менә шул бәйрәмнәрне оештыра гына башлаган вакытта Чаллыдагы «Керәшен сүзе» редакциясеннән журналистлар десанты килеп төште. Арада Людмила Белоусова да бар иде, елмаюыннан, беренче сүзеннән үк туганымдай якын тоелды ул. Бәйрәмне ошатып кына калмадылар, газетада зурлап язып чыктылар. Бер бәйрәмгә икенчесе, өченчесе ялганды. Аннан райондагы керәшен авылларына, авыл җирендә яшәүче карендәшләрне борчый торган проблемаларга да чират җитте. Бездә нинди генә яңалык, нинди генә олы вакыйга булса да — Людмила Даниловна җитәкчелегендәге "Керәшен сүзе«ндә дә, аңа алмашка килгән «Туганайлар» газетасында да көне-сәгате белән шул хакта язма басыла иде. Редактор буларак үзе дә яза, журналистларына да яздырта. Шул елларда башланган үзара хезмәттәшлек, туганнарча якын мөнәсәбәт дистәләрчә еллар дәвам итеп, акрынлап бүгенге көнебезгә кадәр килеп җитте. 

Кайчандыр эш кабинетыма килеп кергән чандыр гәүдәле, кыска аксыл чәчле чибәр керәшен кызы шул еллар эчендә Татарстан гына түгел, Россиянең карендәшләр яшәгән төбәкләрендә дә билгеле һәм хөрмәткә лаеклы асыл затыбыз Людмила Даниловна Белоусовага әйләнде. Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның уң кулы, шул оешманың башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры! Үзебезчә гади генә итеп әйтсәк, җанга якын Җәкәү җортының кунакчыл хуҗабикәсе! Кунакчыллык, гадилек тә без керәшеннәргә хас сыйфат. Шуңа күрә дә, Казан үзәгендәге Керәшен йорты магниттай үзенә тарта. Ул — безнең борынгылыкның, культура мирасыбызның һәм, гомумән, тарихыбыз белән бүгенгебезнең чагылышы. Һәм боларның барысы да — оештыру сәләтенә ия Людмиланың тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 

Людмила Даниловна — еллар үстә дә яхшылык кадерен онытмаучы сирәк кешеләрнең берсе. Әле хәзер дә ул, вакыт-вакыт, бер вакыйганы искә төшерергә ярата: «Ананий Нестерович арабыздан мәңгегә киткәч, «Керәшен сүзе» газетасының чыгу-чыкмавы кыл өстендә торган бер вакытта, Сез, Түбән Камадагы карендәшләр ярдәм кулы суздыгыз. Газета чыгару өчен, Тамара Алексеевна, берсүзсез, редакциягә зур компьютер комплексы алып бүләк иттегез. Ул заманда ярты машина бәясе тора иде ул. Шул яхшылыкларыгызны ничек онытасың инде?!». 

Яхшылык кадерен белүче, үзе дә башкаларга һәрвакыт яхшылык теләүче, яхшылык эшләүче җитәкченең генә халык каршында абруе зур була. Керәшеннең асыл кызы Людмила Белоусова — әнә шундый олы шәхес.

Людмила Даниловнаны гомеренең иң матур юбилее уңаеннан, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте идарәсе, шәһәр һәм райондагы карендәшләр исеменнән тәбрик итәм. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм хезмәтеңдә яңадан-яңа биеклекләр яулавын, керәшеннәрне туганнардай берләштерүдә, культурабызны саклауда яңадан-яңа уңышлар телим. Үз күгебездәге якты йолдыз булып, киләчәктә дә халкыбыз күңеленә сүнмәс өмет нуры сибеп яшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев