Керәшенчә марафонда катнашкан Зинаида Пестрова Түбән Кама ягыннан. Ул «Керәшен әдәбе» темасына кызыклы язмасын урнаштырган иде.
Әдәп — ул кешенең үз-үзен тотышы. Керәшен әдәбе нәрсә ул? Үз мәдәниятеңне саклау, халкыңа ихтирам. Җиңгәм искә төште (кызганычка, 2020 елда арабыздан мәңгелеккә китте).
80нче еллар башында ул Алабуга мәдәният-агарту училищесында укыган. Студентларга халык киеме эскизы ясарга кушыла. Зачетта укытучы Валентинадан бу кайсы халык күлмәге эскизы ясаганын сорый. «Керәшен күлмәге», — ди җиңгәм. Укытучы зачет куймыйча Валентинаны озата. Ике-өч көн эчендә «үзсүзле» Валя керәшен йола-гадәтләрен, җыруларын туплап укытучысы каршысына зачет бирергә керә. 40-45 минут буена укытучыга лекция сөйли (керәшен күлмәген киеп керә), жырлый, биеп тә күрсәтә.
Бу керәшенлек түгелме? Валентина Тупаева(Темячева) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2009-2020 елларда Түбән Кама шәһәрендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең җитәкчесе була.
Түбән Кама шәһәрендә хәзер өч керәшен ансамбле эшли. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә фольклор дәресләр, керәшен бәйрәмнәре үткәрелә.
Нет комментариев