Түбән Кама балалар бакчасында керәшен гаиләләре өчен бәйрәм булган
Түбән Каманың 47нче балалар бакчасында «Күңел ачыйк бергәләп» дигән уенлы бәйрәм оештырганнар.
Балалары 47нче бакчага йөрүче барлык керәшен гаиләләре өчен, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен туплаган уеннардан торган бәйрәм уздырылган. Анда балалар килгән әти-әниләре, чакырылган кунаклар белән бергәләп уйнаганнар, керәшен җырулары башкарганнар.
«Балалар керәшеннәрнең уеннарын милли киемнәр киеп башкардылар. «Сүрәкә» ансамбленнән Галина Ивановна белән Мария Павловна чараны тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Менә шундый талантлы кешеләребез белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә, борынгыдан килгән йолаларыбыз сакланыр, аларны югалтмыйча киләчәк буынга тапшыра алырбыз дигән өметтә калабыз» , – дип яза оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев