Минзәлә районының Түбән Юшады авылында урам чаралары өчен махсус сәхнә урнаштырылган иде инде. Бу көннәрдә аның янында эшләрне дәвам иткәннәр.
Түбән Юшады авылында тормыш гөрләп тора. Биредә мәдәни чаралар да даими рәвештә үткәрелә. Күптән түгел генә авылда урам чаралары өчен махсус сәхнә урнаштырылганы турында язган идек инде. Аның янын тагын да матурлап, уңайлыклар булдырганнар.
«Урам сәхнәсе янында, утыру өчен урындыклар ясап куйдык, сәхнә идәнен буядык. Тырыш авылдашларыбызга материаллар белән булышканнары өчен рәхмәт», – дип яза мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова.


Наталья Чепкасова фотолары
Нет комментариев