Сарман районының Түбән Чыршылы авылы халкы тырышлыгы белән часовня төзелеп килә.
Бу — Алла Анасы Изге Кыз Мариянең «Взыскание погибших» исеменә багышланган бәләкәй чиркәү булачак.
«Финанслау буенча күрсәткән ярдәмнәре өчен, барлык изге күңелле кешеләргә рәхмәт. Эчке эшләр дәвам итә: түшәм, идән... Тәреләр, шәмлекләр заказ бирәсе, керү юлын чистартасы. бар. Безне бу эшкә Әлмәттә епископ булып торучы Мефодий бәхилләде. Отец Александр килеп урынын аруландырды һәм менә бер ел эчендә авыл халкының ярдәме — кул хезмәте, акчасы белән часовня бастырып куелды», – дип хәбәр итте Сарман районындагы чиркәү хәйриячелеге һәм социаль эш буенча ярдәмчесе Лидия Карпова.


Лидия Карпова фотолары
Нет комментариев