Түбән Биштән Тамара Москова элгәреге җыруларны яратып башкара
Тамара Москова (Кудряшова) Зәй районының Түбән Биш авылында яши. Ул 1981 елдан башлап, авылның фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Бүген дә авыл халкының сәламәтлеге өчен борчылып, бар көчен куя.
Тамара Геннадиевна җыр-моңга гашыйк, уңган-булган кеше. Аның йорты яныннан үткәндә, ул үстергән чәчәкләргә сокланмаган кеше юктыр.
Тамара түтинең җырлавы турында якыннары, дуслары да бик яратып сөйлиләр. Ул элгәре үз якларында гына җырлана торган озын җыруларны яратып башкара.

Түбән Биш авылы кызы Лидия Иванова ул җыруларны искә алып сөйләде:
“Мин бәләкәй чакта уздырыла торган чират (дуңгыз) ашларында күршеләр, туганнар җыелыша иде. Озын җырулар җырларга тотынсалар, “кайчан туктарлар икән” дип, көтә идем. Еллар үтеп, үзебез өлкәнәя башлагач, нәкъ менә шушы тавышлар сагындыра икән. Тамара Геннадиевна җырлаганнарны тыңлыйм да, күңелгә тынычлык иңә, йөрәккә сары май булып ята”, – диде.
Әхмәт авылы кызы Роза Семенова (Князева):
“Элек бәйрәмнәрдә рәт йөрү гадәте бар иде. Шундый вакытларда өлкәннәрнең җыелып утыруларын хәтерлим. Алар бик озак утыралар, җырлыйлар. Ул җырулар һәркемгә аерым җырлана, кеше: “минем турында нәрсә җырларлар икән” дип, көтеп утыра иде. Җыруларда аның чибәрлегенә, эшенә, холкына карата да сүзләр әйтелә. Ә без балалар, аларның тизрәк китүен, өстәл янына утырып, тәм-том ашауны көтә идек. Авыр тормышны җиңеләйтеп, бергә-бергә аралашып, матур яшәделәр папа-мамалар. Питрауда биюләрен, такмак әйтүләрен бик ярата идем. Шул вакыттагы җыруларны яздырып калырга мөмкинлек булмаган шул”, – дип искә алды.
Хөрмәте, карендәшләребез, Тамара Москованың җырлавын сез дә тыңлагыз әле:
Лидия Иванова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
БИК матур жырлый!
0
0