Түбән Биштән Лариса Кузнецова: «Тик бер бурыч хәзер ил алдында»
Зәй районының Түбән Биш авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәвам итә.
Түбән Биштә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бик күп ярдәм күрсәтелә. Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, челтәр үрергә килә алмаучы түбәнбишлеләр акчалата ярдәм итә. Челтәр эченә егетләргә оекбашлар, перчаткалар, дымлы салфеткалар һәм башка кирәк-яракларны алып төреп җибәрәләр.
«Тик бер бурыч хәзер ил алдында:
Тар-мар итеп дошман көчләрен
Илдән куу...Иптәш, ә син бүген
Фронт өчен нәрсә эшләдең?Муса Җәлилнең бүгенге көн кадагына бик тә суга торган бер шигыре. Бу шигырь мөһим һәм заманча. Безгә еш кына дөньяны үзгәртү кыен кебек тоела, әмма һәр кечкенә генә ярдәм, игелекле эш безне җиңүгә якынайта. Бер-беребезне кайгыртыйк, якыннарыбыз турында кайгыртыйк, кайгыртучанлыкның һәм игътибарның сизелерлек күренеше белән сөендерик», – ди Түбән Биш китапханәче Лариса Кузнецова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев