Түбән Биштән Григорий Кузнецов армия сафларыннан сугышка алына
22 июньне без Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Түбән Биш мәктәбе директоры булып хезмәт куйган Григорий Кузнецов Бөек Ватан сугышында катнашып, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Григорий Кузнецов 1918 елда Кабан-Бастрык авылында туган. Башлангыч һәм җидееллык белемне туган авылы мәктәбендә ала. Алабуга педагогика техникумының физика-математика бүлегендә укытучы һөнәрен үзләштерә.
1935 елда Кабан-Бастрык җидееллык мәктәбен 28 укучы, шул исәптән Григорий Кузнецов һәм Иван Иванов та (алар икесе дә Түбән Биш мәктәбен җитәкләгән) тәмамлыйлар. 28 укучының 17се укытучы һөнәрен сайлый. 1939 елның 18 сентябрендә Григорий Борисович Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Шуннан Бөек Ватан сугышына да кереп китә.
1941 елның 26 июненнән 4 августка кадәр Чкалов шәһәрендә зенит-артиллерия училищесында кече командирлар хәрби әзерлеге үтә. Беренче Украина фронтының 58нче аерым Изяславль бронепоездлар дивизиясенең 736нчы аерым бронепоездында кече сержант-пулеметчы булып 1941 елның 25 июненнән 1942 елның 27 июненә кадәр сугышларда катнаша. Каты яраланып, контузия алып, 1942 елның июленнән 1943 елның июненә кадәр госпитальләрдә дәваланганнан соң, яңадан шул ук фронтка сугышка китә. 1945 елның 28 маенда сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Түбән Биш мәктәбендә математика, физика, сызым фәннәрен укыта.
1958 елдан Иске Зәй кичке мәктәбенә директор итеп күчерелә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев