Түбән Биш «Паучки»лары 420 маскировка челтәре үрделәр
Зәй районының Түбән Биш авылының мәдәният йортында эшләүче волонтерлар үз эшләрен бик оста, җиренә җиткереп башкаралар.
Әлеге волонтерлык коллективын оештыручылар Наталья Вәлиәхмәтова белән китапханәче Лариса Кузнецова. Алар икесе бергә янып-көеп бу эшне эчкерсез бертигез алып баручылар. Волонтерларның күңелен күрү өчен еш кына чәйле, җырулы очрашулар да үткәрәләр алар.
Махсус хәрби операция башлангач алар авыл хатын-кызларын берләштереп, хәрби егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, махсус станнарда маскировка челтәрләре үрергә җыялар. «Идегәй» ансамбле солистлары һәм авылның башка хатын-кызлары бу эштә катнашырга бик тиз ризалашалар, челтәр үрү серләрен өйрәнәләр. Алар инде барлыгы 420 маскировка челтәре үреп СВОдагылрга озаттылар.
Баштарак бу эш бик катлаулы тоела, чөнки районда бары тик бер генә урында, Түбән Биштә, 6га 3 метр зурлыктагы челтәрләр үрелә.
Мәдәният йортында ике стан куелган: берсе 6га 3 метр, икенчесе 3кә 4 метр зурлыкта. Көз һәм кыш айларында челтәрләрне ике сменада, ә яз һәм җәй айларында бер сменада үрәләр. Хәзерге вакытта көн саен 11-12 кеше клубта челтәр үрү эшенә җыела.
Биредә катнашучылар арасында төрле диннәрдән булган кешеләр дә бар. Гөлнур Юнусова, Фәния Петрова, Роза Хабибуллина, Клара Кузнецова, Вера Максимова, Зилирә Гильфанова, Рәмзия Афлятонова, Зинаида Евсеева, Тамара Кузнецова, Елизавета Николаева, Роза Кукина, Мария Анисимова, Фәрит Таймасов, Венера Захарова, Роза Нужная, Александра Фролова.
Челтәр үрергә килә алмаучылар акчалата ярдәм күрсәтәләр. Бу акчаларга егетләргә оекбашлар, перчаткалар, дымлы салфеткалар һәм башка кирәкле әйберләр алып, аларны челтәр эченә төреп җибәрәләр.
Тубән Биш авылының «Паучки»лар волонтерлар төркеме өчен Зәй администрациясеннән тапшырылган «Рәхмәт хатлары», махсус хәрби операциядәге егетләренең рәхмәт сүзләре язылган зур полотно — иң кадерле бүләк.

Л. Кузнецова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев