Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Биш мәктәбенең чыгарылыш укучылары очрашуга җыелды

Түбән Биш авылы мәктәбе бу елны 145 еллык юбилеен билгеләп үтә. Юбилей уңаенын авыл мәктәбендә тщмамлаучылар җыелган. Алар парталар артына утырып, мәктәп альбомнарындагы фотоларны карап, хәтерләрендә уку еллы истәлекләрен яңарттылар.

86 яшьлек Валентина Кузьмина Кабан-Бастрык авылыннан. Ул юбилейга Санкт-Петербургтан кайткан.

— Түбән Биш мәктәбен 1958 елда тәмамлаган идем. Юбилейга чакыру килгәч, ике дә уйламый кайттым. Танышларымны күрәсем, алар белән утырып бер сөйләшәсем килде. Сыйныйфташым Галя белән очраштык. Берәбез сукыр, икенчебез саңгырау, ләкин бер-беребезне таныдык. Оештыручыларга зур рәхмәт — бу очрашу зур эш,— дип рәхмәт белдергән ул. 

 

Эльвина Гараева Түбән Биш мәктәбен 2022 елда алтын медаль белән тәмамлап, рус теле буенча ЕГЭны 100 балга тапшыра. Хәзер Казан федераль университетының икътисад факультетының 3-нче курсында укый. Шулай ук икенче югары белем алу өчен педагогика факультетына укырга кергән. 

— Мәктәптә алган белемнәр киләчәккә фундамент булып тора. Бүген университетта дәресләрем булуга карамастан, бар эшләрне кичектереп, мәктәбемнең юбилеена кайттым, — дип белдерде студентка. 

 

 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев