Түбән Биш мәктәбендә Иван Иванов исемендәге кабинет ачылды
Үткән уку елының 16 маенда Зәй районының Түбән Биш урта гомумбелем бирү мәктәбе зурлап үзенең 145 еллык юбилеен билгеләп үткән иде.
23 октябрь көнне кунаклар, мәктәп коллективы, укучылар физика кабинетына Иванов Иван Яковлевич исеме бирү тантанасына җыелдылар.
Тантанада Санкт-Петербургтан 1958 елда мәктәпнең өлгергәнлек аттестатын алган Валентина Кузьмина Валентина, 1970-1972 елларда бер сыйныфта утырып укыган һәм Иван Яковлевичның өченче кызы Лидия Ивановна, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры, Рәсәй Федерациясенең югары һөнәри белемле мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының мактаулы остазы Рәфис Шәймәрданов, аның хатыны Анастасия Шәймәрданова, шушы мәктәптә дистә еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар, хезмәт ветераннары Евдоким Фирсов, Фәрит Таймасов барлык укытучылар һәм башка кунаклар катнашты.

Президиум өстәле артында утыручы кунаклар беренчедән, кабинет ачуга турыдан-туры мөнәсәбәтле булсалар, икенчедән – алар өчесе дә мәктәпнең 145 еллык юбилеена багышлап чыгарылган «Түбән Бишем - бишегем, мәктәбем – гоурлыгым» китабының авторлары. Лариса Андреевнаның, мәктәп укытучыларының менә шушы китап авторлары белән укучыларны якыннан таныштырасылары килгәннәре турында әйттеләр.
.jpeg)
Иван Яковлевич шушы мәктәпне үстерүгә, бердәм ныклы укытучы – укучылар коллективы булдыруга, аның материал базасын ныгытуга, яңа уку биналары, интернат һәм башка хуҗалык биналары төзүгә зур көч куйган, утыз еллык хезмәтен багышлаган директор. (Шунсы кызыклы вакытында мәктәпнең мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә торган электр станциясе дә булган.) Мәктәпнең данын республикага яңгыраткан, меңнән артык укучыга аң-белем биреп, олы тормыш юлына озаткан директорларның берсе.
Бу мәктәп якын-тирә яктгы Бура-Киртә, Әхмәт, Кадер, Баграж, Түбән Биш, Шыкмай, Бистебашы, Куш Елга, Дүрт Мунча, Зичәбаш, Кабан Бастрык авыллары өчен урта белем бирү учагы булган.


Иван Яковлевич эшләгән чорда мәктәпнең гөрләп торган, чәчәк аткан вакытлары булгандыр. Ун класста 700 дән артык бала укыган. Параллель класслар саны өчәр, хәтта дүрт булган чаклары да билгеле. Ул вакытта эшләгән укытучылар күмәклеген, ул чорда мәктәпне тәмамлаган укучылары аны сагынып искә алабыз.
Кунаклар үз чыгышларында балаларга тырышып укырга, тәрбия алырга, дөрес һөнәр сайларга, актив булырга, алга максат куеп шуңа ирешергә өндәделәр. Инде мәктәп бинасында Рабит Батуллага, Николай Дунаевка, Мөдәррис Әгъләмовка багышланган кабинетлар эшләп килә. Менә алар янына тагын бер күркәм кабинет өстәлде. Иван Яковлевичның кызы Лидия Ивановна аның шәхси әйберләрен кабинетка бирергә булды һәм алга таба яңа, тагын да баетылган стендлар урнаштырыру турында сөйләшенде.
Лариса Андреевна килгән кунакларга зур рәхмәтләр әйтеп рәхмәт хатлары тапшырды. Чыгыш ясаучылар балаларга бу исемле кабинетларны күз карасыдай чиста - пөхтә тотарга, горурланып, тырышып укырга өндәделәр. Чөнки мәктәпне тәмамлап зур үрләр яулаган шәхесләр алар өчен менә дигән үрнәк!
.jpeg)
Рафис Шәймәрданов, Лаеш районы Усады авылы.
Лариса Кузнецова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев