Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Төрләнеп йөрү (маҗара)

Светлана ТИМОФЕЕВА. Кукмара районындагы Село Чура авылыннан Светлана Тимофеева Яңа ел белән бәйле, яшьлектә булган кызыклы хәлне искә ала.

— Яңа ел миңа, яшьлектә истә калган бер матур маҗараны искә төшерә. Безнең яшьләр арасында Яңа елда «төрләнеп йөрү» традициясе бар иде. Ул чакларда Яңа ел төнен могҗизалы кәеф белән көтеп ала идек. Дуслар белән җыелып, төрле киемнәргә, маскаларга төрләнә идек. Бу — бер төрле уен да, безнең яшьлеккә хас күңел ачу да иде. Яңа ел кичендә бөтенләй танып булмый торган итеп киенү — бик кызыклы һәм мавыктыргыч.

Үзебезне беркемгә дә танытмаслык итеп, иске киемнәр, Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары кия, йөзебезне төрле маскалар белән каплый идек. Ул маскаларны үзебез дә ясадык. Күңелле генә өйдән-өйгә йөрибез. Кергән бер йортта безне якты йөз белән каршылыйлар, тәмле ризык белән сыйлыйлар, безнең күңелле җырларга, биюләргә йорт хуҗалары да кушыла. Шулай күңел ачып йөргәндә, бер йортта көтелмәгән хәл булды. Өйдәгеләр кем икәнебезне ачыкларга теләп, безне урап алдылар. «Хәзер таныйбыз без сезне!» дип битлекләребезгә үрелмәкче булдылар. Без дә югалып калмадык. Бер дустыма акыллы фикер килде. Ул каты тавыш белән: «Әйдә, бөтен өй буйлап җырлап һәм биеп күңел ачыйк әле!» — дип кычкырды. Шунда ук без җыр башладык. Җырлый-җырлый, өйнең бөтен бүлмәләрен әйләнеп чыктык. Мондый хәлне көтмәгән хуҗалар да безнең артыбыздан йөрде. Без аларны өй эчендә әйләндереп йөрттек, йөрттек тә, тиз генә ишеккә юнәлдек. Төн караңгылыгына атлаганда, борылып артыма карадым. Хуҗалар аптыраулы кыяфәттә бусагада басып торалар иде... яшьлек елларымдагы шул Яңа елы төне искә төшкәндә, әле дә елмаеп куям. Ул елларда, чыннан да, Яңа еллар күңелле үтә иде. Әллә үзебез яшь булгангамы, әллә заманы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев