Тиздән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Хәбәрләр

Тиздән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Мәйданчыкларда яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар булачак.

13 сентябрьдән республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.

Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллының — 2, Яшел Үзән шәһәренең — 2, Түбән Кама шәһәренең — 2 һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта старт ала. Ярминкә беренче мәртәбә «Салават күпере — 2» территориясендә А. Авзалова урамы, 15 йорт адресы буенча да узачак.

Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр эшләр дип планлаштырыла.

Шәһри Казан


Нет комментариев