Татьяна Миронованың яңа китабының презентациясе үтәчәк
Югары Баграж авылыннан Татьяна Миронованың «Ходайдан иңгән шигырьләр» тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Татьяна Семеновнаның төрле темаларга язылган шигырьләрендә халык язмышы, керәшеннәр өчен горурлык чагыла. Шигырьләренең күпчелеге туган авылы Югары Багражга, аның табигатенә багышланган. Әле күптән түгел генә аның яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Яңа китапның презентациясе 9 июльдә көндезге сәгать 10:00 Зәй үзәк китапханәсендә үтәчәк.
«Китапны бастырып чыгаруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Исән-сау булып, иминлектә яшәргә язсын һәммәгезгә дә» – , дип әйтә Татьяна Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев