Татарстанның халык артисты Вадим Захаров изге эшләр эшләп йөри
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров изге эшләр эшләп йөри

Вадим Захаров балалар йортында булып кайткан.

Күптән түгел Вадим Борисович дуслары белән балалар йортына барган. Алар балаларга тәм-томнардан табын корып, зур казанда плов пешереп, концерт куеп кайтканнар.

«Безнең ел саен шушы мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунак булу матур традициягә әйләнде. Аларның йөзендәге шатлыкны күрү – әйтеп бетергесез бәхет. Без бергәләп тәмле ашадык, җырладык, биедек. Бәхетле булу өчен күп кирәкми икән бит – игътибар, җылылык, бергәлек җитә», – дип язган ул үзенең социаль челтәрендә.

Шунсын да әйтергә кирәк, Вадим узгаен ел да шулай балалар йортына барып, аларның күңелен күреп кайткан иде. Быел да бу изге эшен дәвам иткән.


Нет комментариев