Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанга «Җиңү поезды» иммерсив күчмә күргәзмәсе килә

15 февральдә күргәзмә белән Яшел Үзәндә, ә 16-18 февральдә Казан халкы һәм шәһәр кунакларының таныша алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә белән танышу өчен проект сайтында (поездпобеды. рф) интернет-теркәлү узарга кирәк. Поезд-музей тимер юл вокзалларында торачак, экспозиция белән шунда танышырга мөмкин.

«Без «Җиңү поезды»н беренче ел гына каршы алмыйбыз. Интерактив күргәзмә берәүне дә битараф калдырмый, ул бик популяр. Яшь буынга Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануын сөйләргә кирәк. Бу — патриотик тәрбия бирүнең иң мөһим алымнарыннан берсе», — дип билгеләп узды алда торган вакыйганы ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Җиңү поезды» — хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган дөньяда беренче интерактив күргәзмә. Ун тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына яки этапларына багышланган.

2023 елда музей экспозициясе хәрби трибуналлар хакында сөйли торган яңа вагон белән тулыланды. Нюрнберг, Токио һәм Хабаровск процесслары ярдәмендә нацист Германиясе һәм милитаристик Япония тарафыннан кылынган җинаятьләр турында бөтен дөньяда белделәр.

2024 елда мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә уникаль экспозициянең интерактив версиясе булдырылды. Аның өчен махсус 79 панорама һәм 158 интерактив элемент эшләнде, экспонатларның 159 фотографиясе цифрлаштырылды. Интерактив версияне ясаучылар панорамаларга экраннар һәм проекторлардан видеолар интеграцияләде.

Күргәзмәгә проектның сайтында (поездпобеды. рф) бушлай билет алырга мөмкин. Теркәү поезд килгәнче чама белән бер тәүлек алдан ачыла. Кагыйдә буларак, сорау зур булу аркасында билетлар бик тиз бетә. Теркәлгән билет күрсәтелгән электрон почтага килә. Яшь чикләве — 12+. 12 яшьтән кечерәк балалар бер билет белән олылар озатуында гына күргәзмәгә керә ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев