Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда укытучылар өчен 2 яңа ярдәм чарасы гамәлгә керәчәк

2026 елның гыйнварыннан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы эшли башлый.

Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Бу — торак арендасы өчен компенсация. Барлык дәрәҗәдәге 350 укытучыга ай саен 20 мең сум түләнәчәк. Балалар бакчасы укытучылары, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү укытучылары арасында билгеле квота каралган», — диде ул.

Моннан тыш, 300 яшь укытучы 1 миллион сумлык торак сертификаты ала алачак. Мөҗипов сүзләренә караганда, сертификат торакның беренчел взносы өчен яки ипотека түләүләрен каплау өчен бирелә.

«Сайлап алынган 300 укытучы бу сертификатны ярдәм чарасы рәвешендә алачак», — дип өстәде беренче урынбасар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев