Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме быел 718 млн сумга кадәр артачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Барлык фермерларга грантлар бер елдан артык эшчәнлек алып бару шарты белән биреләчәк. Грант күләме, проектны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән үз акчаларының күләменә карап, 5 млн сумнан 30 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.
«Федераль катнашы булган фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме алымнары үзгәрә, кайбер программалар төгәлләнә, әмма яңа юнәлешләр кертелә», — дип сөйләделәр ведомствода.
«Мәсәлән, 10 процент күләмендә үз акчаларыңны керткәндә грант 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк, 20 процент булганда — 8 млн сум, 30 процент булганда — 15 млн сум, 40 процент булганда — 30 млн сумга кадәр», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесын ачуга грант ярдәме каралган. Грант күләме — 7 млн сумга кадәр.
Татар-информ.
Нет комментариев