Ул пилотсыз очкычлар өлкәсендә һәвәскәрләрне һәм спортчыларны берләштерәчәк, турнирлар оештырачак һәм белем бирү чаралары уздырачак. Карар ТР Фәннәр академиясендә оештыру җыелышында кабул ителде.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә дроннар икътисадның төрле өлкәләрендә кулланыла. Алар шулай ук яшьләрне кызыксындыра, алар бу өлкәдә югары спорт нәтиҗәләре күрсәтә.
«Республика авиамодельләштерү һәм самолетлар төзү өлкәсендә Россия лидерлары арасында. Безгә белгечләрне һәм остазларны саклау мөһим. Пилотсыз системалар мәсьәләсенә комплекслы рәвештә карарга кирәк. Команда белән тырышып эшләгән чакта барысы да килеп чыга», – дип билгеләде ул.
Лигада биш юнәлеш булачак: һава, су, җир, ясалма фәһем һәм мәгариф. Трекларның һәрберсен профильле эштә күпьеллык тәҗрибәсе булган белгечләр җитәкләячәк, дип аңлатты ТР Дроннар узышлары федерациясе директоры Георгий Дикопольский.
Ватаным Татарстан
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев