Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстанда милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант алып булачак

Татарстанда җәен яңа грант программасын башлап җибәрергә планлаштыралар.

Яшь гаиләләр, кавышу бәйрәмендә милли фольклор элементлары булган очракта, туй үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр акча ала алачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

«Без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән сметаны раслыйбыз. Бу 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр грант булачак. Мондый чара бер җирдә дә юк. Программаны җәен башлап җибәрергә телибез. Милли костюмнар, фольклор ансамбль чыгышы яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш», — дип сөйләде.

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 2024 елга максатларының үтәлеше турында хисап тотты. Шуларның икесе гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган иде.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев