Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда мәктәп директорлары өстәмә түләү алачак

ТР Министрлар Кабинеты мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы карарны раслады. Документка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды һәм ул республиканың хокукый актларының рәсми порталында урнаштырылды.

Карар нигезендә, 2025 елда Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңүче педагоглар эшли торган мәктәп директорлары бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендә түләү алачак.

Чара башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә кагыла. Түләү әлеге мәктәп укытучысының һөнәри конкурста җиңүче булуы шарты белән каралган.

Әлеге максатларга 2026 елга планлаштырылган Татарстан бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев