Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда яңа мактаулы исем барлыкка киләчәк

ТР хакимияте психологик ярдәм өлкәсендә эшләүче белгечләргә һөнәри ярдәм күрсәтү өчен «Татарстан Республикасының атказанган психологы» исемен билгеләү мөмкинлеген карый.

Әлеге пункт Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин раслаган 2025-2028 елларга халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын үстерү концепциясенә кертелгән.

Документ психологлар эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм аларның хезмәтләреннән Татарстанда яшәүчеләрнең файдалана алуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Концепциядә шулай ук психологик ярдәм таләп ителә торган гражданнарның өстенлекле төркемнәре дә билгеләнгән. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, чит ил кешеләре һәм аларның балалары, кризис хәлендә калган яшьләр, хөкем ителгәннәр һәм махсуслаштырылган ярдәмгә мохтаҗ башка категорияләр бар.

Шулай ук Татарстан Республикасы психологлары реестрын төзү турында да фикер алышалар, анда билгеләнгән һөнәри таләпләргә туры килә торган квалификацияле белгечләр кертеләчәк.

Психологик ярдәм системасын үстерү концепциясе хезмәтләрнең һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга гына түгел, ә күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итүгә дә юнәлдерелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев