Татарстанда һава торышының начарлана
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада урыны белән юеш кар, яңгыр явар дип фаразлана.
Иртәгә — 8 апрельдә кайбер районнарда яшен һәм секундына 20 метр тизлектә җил көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада урыны белән юеш кар, яңгыр явар дип фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, узган атнада чәршәмбе көнне Казанда һава температурасы рекордлы күрсәткечкә: +16,5ка кадәр күтәрелгән. Моңа кадәрге 2 апрель рекорды 1951 елда булган: +13,8 градус. 1 апрельдә дә Казанда һава температурасы рекорды теркәлгән: термометрның терекөмеш баганасы +15,9 градус күрсәткән. Моңа кадәр бу көн рекорды 1983 елда (+12,6 градус) булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев