Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда һава торышы бозыла

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы тәмамлана — атна ахырында антициклон чигенә башлый һәм суыта. Республикага яңгырлар килә, җил көчәя, ә температура әкренләп климатик нормага кадәр төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11 октябрьдә, республика антициклон йогынтысында була. Җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә +2...+8°, көндез +13...+19 градус була.

Әмма, якшәмбе, 12 октябрьдә, антициклон көнчыгышка күченә, Атлантикадан дымлы һәм салкын һава массалары килә.

Якшәмбегә каршы төндә явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез Татарстан төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында калачак. Көнбатыш районнарда бераз яңгыр явачак, секундына 15 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3...+8°, көндез +8...+13°.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында, 13-14 октябрьдә, болытлы, яңгырлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1...+6°, көндез +6...+11° градуска кадәр төшәчәк. Уртача тәүлеклек температуралар климатик нормага якынлаша.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев