1 атна эчендә грипп йоктыруның 114 очрагы теркәлгән.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.
«Хәл үзгәрә — грипп белән авыручылар саны атна саен арта бара. 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында грипп йоктыручыларның артуы теркәлде. Монда фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан сигез меңгә якын бала мәктәпкә кертелмәде», — диде спикер.
Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу узган атнадагы дәрәҗәдән 11 процентка югарырак һәм эпидемия бусагасыннан 34 процентка түбәнрәк.
Татар-информ
Нет комментариев