Татарстанда еллык гаилә түләве гамәлгә керде
2026 елдан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы — еллык гаилә түләве гамәлгә керде.
Гаилә түләве нинди ярдәм ул?
Календарь ел дәвамында эшләүче ата-аналарның керемнәреннән физик затларның керемнәренә салым 13 процент ставкасы буенча тотып калына. Гариза биргәннән соң салым 6 процент ташламалы ставка буенча яңадан исәпләнә, ә тотылган һәм саналган сумма арасындагы аерма мөрәҗәгать итүчегә бер мәртәбә кире кайтарыла. Нәкъ менә шушы кайтару еллык гаилә түләве дип атала да инде.
Яңадан исәпләүнең мөрәҗәгатькә кадәр бер ел эчендә генә башкарылуын исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, 2026 елда 2025 ел нәтиҗәләре буенча түләүләр алырга мөмкин, 2027 елда — 2026 ел өчен һәм алга таба шундый ук схема буенча.
Әлеге түләү кемнәргә бирелә?
Еллык гаилә түләвен кимендә ике бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар ала ала. Балаларның яше 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәр булырга тиеш, әгәр алар белем бирү оешмасында көндезге формада белем алсалар (өстәмә белем бирү программаларыннан тыш). Түләүне алуга шулай ук уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дәгъва итәргә хокуклы.
Түләүне билгеләүнең төп шартлары
Еллык гаилә түләвен рәсмиләштерү өчен, түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:
— гаиләдә 18 яшьтән кечерәк яки 23 яшькә кадәрге ике яисә аннан күбрәк бала тәрбияләнә, әгәр алар көндезге бүлектә укысалар;
— мөрәҗәгать итүгә кадәр бер ел дәвамында мөрәҗәгать итүче физик затларның керемнәренә салым түләде;
— мөрәҗәгать итүче һәм балалар Россия Федерациясе гражданнары булып торалар һәм аның территориясендә даими яшиләр;
— гаиләнең бер әгъзасына уртача айлык керем регионда билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырдан артмый;
— гаилә мөлкәте (күчемле һәм күчемсез) билгеләнгән нормативларга туры килә.
Әгәр ата-аналар аерылышкан икән, бу үзеннән-үзе түләү алу өчен киртә булып тормый. Әгәр каралган барлык шартлар үтәлгән булса, аларның һәркайсы гаризаны мөстәкыйль бирергә хокуклы. Аерылышкан ата-аналар өчен өстәмә таләп — алимент түләү буенча бурыч булмау гамәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев