Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстанда «Батырлар. Герои Татарстана» программасы эшли башлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Герои Татарстана» программасына сайлап алу башлануы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге программа Россия Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Время героев» федераль программасына охшаш.

«Батырлар. Герои Татарстана» программасының максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү», – диде Татарстан Рәисе.

Аның кысасында хәрбиләр һәм ветераннарга Татарстанның дәүләт һәм муниципаль идарә системасында һәм башка өлкәләрдә җитәкчелек вазифаларында эшләү мөмкинлеге биреләчәк.

Әлеге программада һөнәри белеме һәм кешеләр белән идарә итүдә тәҗрибәсе булган махсус хәрби операциядә катнашучы (яки ветеран) Россия Федерациясе гражданиннары катнаша ала.

Программага теркәлү вакыты — 2025 елның 18 февраленнән алып 30 мартына кадәр. Сайлап алу конкурс шартларында узачак һәм берничә этаптан торачак. Алар — batyrlar-rt. ru сайты аша теркәлү, анкета тутыру, эссе язу, тест һәм әңгәмә узу. Сайлап алу процедурасы һәр кандидатка, шул исәптән, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирерлек итеп оештырылган.

Җиңүчеләр исә:

— идарә итү осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү программасы буенча укый;

— шәхси остаздан консультацияләр ала;

— дәүләт һәм муниципаль органнарда стажировка уза;

— яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, муниципаль берәмлекләрне һәм Татарстанны үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнаша;

— үзен һөнәре яктан үстерә, дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә сынап карый алачак.

Сайлап алуны уздыруның вакыты һәм этаплары, шулай ук кандидатларга таләпләр турында тулырак batyrlar-rt.ru. сайтында танышырга мөмкин.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев