Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең отчет-сайлау конференциясендә карендәшләребез дә катнашты

Республика районнары һәм шәһәрләреннән 110 делегат, җитәкчеләр катнашкан конференциядә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова да бар иде.

Конференциядә яшьләр ассамблеясенең узган елгы эшенә нәтиҗә ясалды, яшьләр һәм дәүләт сәясәте өлкәсендә — яшьләр белән эшләүдәге, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдәге һәм Ватан сакчысы елын уздырудагы өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Татарстан дәүләт советы председателе, республика Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында:

«Сез — абруйлы яшьләр оешмасы, без сезнең белән бергәләп, Татарстан шәһәрләре һәм районнары яшьләре өчен мөһим булган проектларны тормышка ашырабыз. Шуңа да уртак нәтиҗәләр яхшы. Мондый яшьләр активы белән без республика алдында торган мөһим стратегик бурычларны яхшы хәл итә алачакбыз», — дип әйтте. 

Татарстан Рәисе Департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе начальнигы урынбасары Евгений Ефимов яшьләр ассамблеясенең күп еллар дәвамында яхшы эшләп килүен искәртеп, «оешма советының бүген яңартылган составы уртак эшне уңышлы дәвам итү өчен яңа идеяләр кертер, яңа инициативалары күп булыр» дигән ышаныч белдерде.

Яшьләр ассамблеясенең яңа составы сайланды, хәзер аларның саны 47 кешегә җитте. Җитәкче итеп, Диләрә Дамарны сайладылар.

Соңыннан күп милләтле яшьләр хәрәкәтенең иң актив кешеләренә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының, Халыклар ассамблеясенең гармоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аерым алганда, дәүләтнең яшьләр сәясәтенә керткән лаеклы өлеше өчен, Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының алтын билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев