Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила БЕЛОУСОВА 65 яшьлек юбилеен каршылый

«Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, керәшен вакытлы матбугатын, милли журналистиканы үстерүдәге һәм культурабызны, мирасыбызны саклаудагы хезмәте бәяләп бетергесез булган җәмәгать эшлеклесе Людмила Белоусованың бүген 65 яшьлек юбилее.

Керәшеннең асыл кызы Людмила Белоусованың күпкырлы эшчәнлеге халкыбыз ихтирамына лаек. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованы белмәгән керәшен юктыр.

Людмила Белоусова узган гасыр азагындагы рухи күтәрелеш елларында вакытлы матбугат мәйданына чыккан «Керәшен сүзе»нең, соңрак аңа алмашка килгән «Туганайлар» газетасының редакторы булды. Аның зирәклеге, тырышлыгы белән, 2008 елдан «ТАТМЕДИА»ның филиалы булган «Туганайлар» бай мирасыбыз, православие дине, керәшенчә иманнар, авылларыбыз тарихы, йола-гадәтләребез, күренекле карендәшләр һәм гади авыл кешесе турында язды һәм яза.

Бүгенге көндә газетабыз Татарстан белән беррәттән, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче карендәшләр өчен рухи бер кояш икән, димәк, «Туганайлар» редакциясенең хәзерге коллективы да Людмила Даниловналар башлаган эшне лаеклы дәвам итә.

 «Туганайлар» газетасының хәзерге баш редакторы Юлия ГУБИНА редакциянең Людмила Белоусова салган эздән тугры атлавын искәртә.

— Людмила Даниловна «Туганайлар» газетасына эшкә чакыргач, газета эшенә башым белән чумдым. Кай арада журналистиканың эш булудан туктап, яшәү рәвешемә әйләнүен үзем сизми дә калдым. Үзем белеп-аңлап та бетермәгәнмен — «Туганайлар» редакциясенә килгән 2015 елдан башлап, газета эше нечкәлекләрен өйрәтә-өйрәтә, ул мине акрынлап үз урынына әзерләгән икән. 

 

 

2018 елда Людмила Даниловна «Туганайлар» газетасына җитәкчелек итүне тулысынча миңа тапшырды. Баштагы вакытларда газетаның һәр санын типографиягә тапшырыр алдыннан редакциягә килеп, барлык полосаларны карап чыга иде. Үз эше дә җитәрлек, югыйсә, ничек җитешкәндер... Кош тоткандай, елмаеп-балкып килеп керә, һәрберебезнең хәлен сорый. Аны күргәч, кәефләр күтәрелеп, кайчак сынарга җиткән канатлар да ныгып киткәндәй була. 

 

Хезмәт юлымның газета эшенең чын остасы булган журналист, олы тәҗрибәгә ия Людмила Даниловна җитәкчелегендә башланып китүен һәм аның бүгенге көндә дә янәшәмдә булуын бәхеткә саныйм.

Людмила Белоусова баш редактор булган вакыттагы кебек үк, «Туганайлар» газетасы коллективы үз максатына тугры — олы мирасыбызны, бай культурабызны саклап, күренекле кешеләребезне барлап, гади эш кешесен данлап, халкыбызга хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев